Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар 21, 22 һәм 23 февральдә ял итәчәк

20 февраль эш көне булачак.

Агымдагы елның 21, 22 һәм 23 феврале эшләми торган ял көннәре дип санала, 20 февраль (шимбә) эш көне булачак, дип хәбәр ителә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча Ватанны саклаучылар көне — эш көне булмаган бәйрәм көне. Хезмәткәрләр ялларны һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен файдалы үткәрсен өчен, РФ Хөкүмәтенең "2016 елда ял көннәрен күчерү турында"гы карары буенча ял көне шимбәдән, 20 февральдән дүшәмбегә, ягъни 22 февральгә күчерелә.

20 февральдә эш көне яки смена озынлыгы РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсе буенча 1 сәгатькә кыскартыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев