Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар өчен Әбунәче көне үткәрелә

10 декабрьдә Тынычлык проспекты, 16 адресы буенча урнашкан 3нче почта бүлегендә «Әбунәче көне» үткәреләчәк.

Редакция хезмәткәрләре һәм почтада эшләүчеләр бу көнне 14 сәгать 30 минуттан 16.00 сәгатькә кадәр газетага язылырга теләүчеләрне көтәчәк.

«Әбунәче көне» «Язылу ункөнлеге» кысаларында уздырыла, димәк, безнең басмаларны ташлама белән яздырырга мөмкин. Почта аркылы 2022 елның I яртыеллыгына "Алабуга нуры«н өйгә китерерлек итеп яздыру 807 сум урынына 705 сум гына, «Новая Кама» газетасын алдыру 855 сум урынына 747 сум гына торачак. 

Моннан тыш, газетага язылучыларны бүләкләр көтә.

Газеталарга язылу ункөнлеге 16 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Элеккечә альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Редакциядән, Мәдәният сараеннан яисә Үзәк китапханәдән алырлык итеп ярты елга язылу бәясе — 460 сум.

Сорауларыгыз булса, 8(85557) 3-81-11 телефон номеры буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X