Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләре булды

Алабугалылар конкурсның зона этабында җиңү яулады.

13 февраль көнне Актаныш шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсына йомгак ясалды.

Алабугалылар да, шәһәребезне биш номинациядә тәкъдим итеп, лаеклы чыгыш ясады. “Өченче буын героинясы” номинациясендә – Татьяна Кельш, “Хатын-кыз – лидер” – Таңсылу Хөснуллина, “Хатын-кыз – ана” – Оксана Ермакова, “Ир-ат – лидер” – Владимир Мироваев, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” – Гөлнара Трофимова булды.

Конкурс бик кызыклы үтте, барлык катнашучылар да матур номерлар һәм чыгышлар әзерләгән иде. Алабугалылар конкурста лаеклы җиңү яулады – Татьяна Кельш һәм Владимир Мироваев үз номинацияләрендә җиңүчеләр булды, шулай ук барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.

Чара республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны җәмгыятькә таныту һәм ачыклау максатыннан үткәрелә.

Конкурс ТР Президенты, конкурсны оештыручы һәм инициаторы – “Татарстан хатын-кызлары” РИО ярдәме белән үткәрелә. Оештыручылар арасында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Профсоюзлар федерациясе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев