Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Газетага язылу бүләк ит» акциясенә кушылалар

«Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясе дәвам итә.

Шунысы сөендерә: мохтаҗ кешеләргә игътибар күрсәтеп, изге гамәлләр кылырга теләүчеләрнең саны көннән-көн арта бара. Безнең игътибарга лаек кешеләр — ветераннар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук газета бердәнбер мәгълүмат чыганагы булган ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар.

Менә инде икенче ел рәттән акциядә ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев катнаша, ул шәһәр ветераннары һәм активистлары өчен газетага язылу рәсмиләштерә. Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Марс Сафин да актив катнаша, бу юлы ул күп балалы гаиләгә район газетасына язылу бүләк итте. Акциягә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы ярдәмчесе Венера Радайкина да кушылды. «Нур» мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Шәйхетдинов репрессия, авыр сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән тыл һәм хезмәт ветераны Сәкинә Шәяхмәтованы «Алабуга нуры» газетасына яздырды. Шулай ук бу акциягә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин да кушылган иде.
Безнең акциядә катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Акция декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк, аңа Сез дә кушыла аласыз. Сорауларыгызны 8(85557)3-81-11 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев