Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Җиңү диктанты» язды

Ел саен үткәрелә торган акция 3 мәйданчыкта узды. Анда 150 алабугалы катнашты.

— Диктант безгә без белмәгән яки онытканнарны искә төшерергә мөмкинлек бирә, — диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина. Ул билгеләп үткәнчә, «Җиңү диктанты» үсеп килүче буынны тәрбияләүдә дә зур әһәмияткә ия, ул аларда үткәннәрне өйрәнүгә кызыксыну уята.
45 минут дәвамында мәктәп укучылары, шәһәр оешмалары хезмәткәрләре, җитәкчеләр Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Аларның сүзләренә караганда, биремнәр шактый катлаулы булган.
— Мин бары тик уңай хис-кичерешләр генә алдым, гәрчә диктант гади булмаса да. Аңа әзерлек вакытында китапларга да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Җаваплар дөрес булыр дип өметләнәм, − ди янгын сүндерүче Денис Ильин.
Катнашучылар нәтиҗәләрне «Җиңү диктанты» рәсми сайтында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев