Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар – иң яхшылар арасында

Бу атнада җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсе бүләкләү тантанасыннан башланды.

17 майда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең иҗади командасы XVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылары конкурсының гала-концертында катнашты. Бәйгедә катнашу максаты белән, монда дөньяның күп кенә төбәкләрендә яшәүче амбицияле һәм талантлы яшьләр килгән. Шулай итеп, ансамбльләр арасында 1нче урынны «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле яулады, солистлар арасында 3нче урынга Айзилә Вахитова лаек булды.
Көллиятнең иҗат командасы уңышы аның педагоглары: «Алабуга» ансамбле җитәкчесе, ТРның атказанган артисткасы Диләрә Мироваева, хормейстер Людмила Гатауллина, концертмейстер Рәзил Габбасов, хореограф Наталья Харина ярдәмендә мөмкин булды.
Әйтергә кирәк, яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле үткәрелә. Конкурсның максаты — халык башкаруы, вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантларны эзләү, ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре катнаша. 17 ел эчендә Ваһапов фестивале милли мәдәниятнең иң танылган брендларыннан берсе булды. Конкурсның югары дәрәҗәсе һәм катгый таләпләр булуга карамастан, анда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Әгәр беренче конкурска барлыгы 33 гариза килгән булса, 2019 елда гаризалар саны 157 булган.
Шулай ук 22 апрельдә Казан шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең супер финалы узды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Шатлык нуры» ансамбле 2нче урынны алды.
Җиңүчеләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады.

Фотоны Диләрә Мироваева тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев