Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар изоляция чорында онлайн-концертлар һәм мастер-класслар карый ала

Бу атнада танылган артистлар, юмористлар, блогерлар, биючеләр, спортчылар һәм иҗтимагый оешмалар тамашачыларның күңелен күрергә әзер.

#Айдадомой акциясенә юмористлар, блогерлар, биючеләр, спортчылар һәм иҗтимагый оешмалар кушылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Бүгенге көннән “Татарстан Республикасы” рәсми берләшмәсендә 9:00 сәгатьтә “Өйдә спортта” дигән көндәлек онлайн-зарядка башлана. Спорт сериясен Ксения Иванова –  сертификацияләнгән фитнес-тренер, IPF пауэрлифтинг буенча Казан чемпионы ачып җибәрә.

13: 00 сәгатьтә онлайн-трансляцияне Kavkazstyle ансамбле җитәкчесе Сираж Җәвәдбәковтан мастер-классы дәвам итәчәк.

19: 00 сәгатьтә туры эфирда Лэйна җырлаячак.

Трансляцияләр Татарстан Республикасының рәсми мәйданчыкларында ВКонтакте, одноклассники һәм YouTube социаль челтәрләрендә узачак.

#Айдадомой акциясен инде театрлар, фитнес-клублар, коммерция оешмалары һәм Татарстанның гади кешеләре хуплады.

Казанда яшәүче йога һәм пилатесның сертификацияләнгән укытучысы Лилия Кабирова буш вакытны тәнне һәм рухны ныгыту өчен кулланырга тәкъдим итә: https://instagram.com/@lilya_yoga

Казанда триатлон үзәге коры йөзү буенча көн саен иртәнге 7дән башлап күнегүләр үткәрә: https://instagram.com/triathlon.global

Timerman нан онлайн-зарядка монда:  https://www.instagram.com/timerman_org/

Өлкәннәр өчен онлайн-күнегүләрне йөзү мәктәбе үткәрә: https://www.instagram.com/time_to_swim_/

Яңа өлкә үзләштерергә теләүчеләр өчен:

Wellfitness компаниясе Инстаграмда фитнес-тренерлар өчен укыту семинарлары сериясен уздыра: https://instagram.com/wellfitness_company

“Фея” тегү мәктәбе сайтында пончо һәм пижамалар тегү: shkolafeya.ru

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев