Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар хокук бозучыларны җәзага тарта ала

Арабыздан һәркайсыбыз инспектор була ала икән.

Һәрхәлдә, 2014 елның ноябрендә булдырылган “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланырга карар кылган кешеләрне шулай дип атарга мөмкин.

Әлеге системадан ничек файдаланырга? Алабугалылар төрле хокук бозучылар белән көрәшәме? Бу сорауларга безгә ЮХИДИнең Алабуга бүлеге административ законнарны үтәү буенча инспекторы Ренат Мансуров җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, халык инспекторы – асылда, дәүләтнең ирекле ярдәмчесе, ул төрле хокук бозуларны терки һәм бу дәлилләрне хакимият вәкилләренә җибәрә, ә алар, үз чиратында, хокук бозучыларга җәза бирә. Халык инспекторы үз эше өчен бернинди дә акчалата компенсацияләр алмый. Бу бары гражданлык позициясе, ди әңгәмәдәшебез.

Халык инспекторын оештыру бик яхшы фикер дип саныйм. Үзегез уйлап карагыз – тәртип бозучылар күп, һәрберсе янына инспектор куеп булмый. Ә тәртип урнаштыру иң беренче чиратта халыкның үзенә кирәк. Система экология өлкәсендә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Әйтик, тротуарда туктаган, кызыл утка хәрәкәт иткән яки “стоп-линия”не кисеп чыккан автомобиль йөртүчегә, кагыйдәләрне бозган башка йөртүчеләргә дә зарланырга мөмкин. Әмма, Ренат Марат улы билгеләп үткәнчә, алабугалылардан килгән шикаятьләрнең зур өлеше дөрес булмаган парковка белән бәйле хокук бозуларга кагыла – мөрәҗәгатьләрнең 80 процентына кадәр нәкъ менә шуңа бәйле. Өстәвенә, бу төр хокук бозу очракларын теркәү җиңелрәк. “Халык инспекторы” системасы 30 секундтан да артмаган хронометражлы видеороликлар һәм фоторәсемнәр кабул итә.

– Әлеге гариза параллель рәвештә Казанга һәм безгә, йә җирле экологларга, йә муниципаль контроль бүлегенә килә. Әгәр закон бозу ачыкланса, штраф салына. Хокук бозучы почта аша бу турыда белдерү кәгазе ала. Әгәр хәл бәхәсле булса (фоторәсемдә нәрсә сурәтләнгәне ачык күренмәсә, ул караңгы вакытта, яңгыр яки кар яуганда төшерелгән булса, йә булмаса юл билгесе күренми икән. – Автор иск.), машина йөртүчене хәлне ачыклау өчен безгә чакыртабыз.

Әлбәттә, мөрәҗәгать итүче үзенең гаризасы нәтиҗәсендә нинди карар кабул ителгәнен белә алачак. “Халык инспекторы” системасында кире элемтә бик яхшы эшли, тик, әгәр гариза бирүче аноним рәвештә гариза язмаган булса – бу да рөхсәт ителә.

Ренат Мансуров билгеләп үткәнчә, әлегә алабугалылар “Халык инспекторы” кушымтасыннан бик актив файдаланмый. Аның сүзләренә караганда, көненә Алабуга ЮХИДИ бүлегенә халыктан бер-ике гариза килә. Күпчелек очракта алар раслана, димәк, кагыйдә бозучыларга штраф салына. Елга якынча 500-600 электрон гариза карала.

“Халык инспекторы” мобиль кушымтасыннан файдалану өчен, башта аны үз телефоныңа алып куярга һәм өйрәнергә кирәк. Моны кулланучы “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлгән булса эшләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X