Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар кибет янындагы тайгак юлга зарланды

Мөрәҗәгать кыска вакыт эчендә хәл ителде.

Социаль челтәрләрдә алабугалылар 4нче микрорайонда «Лира» кибете янында урнашкан территориягә зарланды. 

«Кибет яныннан егылмыйча үтеп булмый», — дип язган Нечаев урамындагы 10 нчы йортта яшәүче ханым.

Шәһәрнең муниципаль контроль идарәсе хезмәткәрләре кибет хуҗасы белән элемтәгә кереп, кыска вакыт эчендә бу кимчелекне бетерергә дигән күрсәтмә бирде.

Кибет янәшәсендәге территория боздан һәм кардан чистартылды, юлга ком-тоз катнашмасы сибелде.

Эшләр кыска вакыт эчендә башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев