Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Лилия Гыйбадуллинаның «Рәкыйп Хәмитов. Копченый» китабы сатыла

Китап кесә форматында

Редакциягә Лилия Гыйбадуллинаның «Рәкыйп Хәмитов. Копченый» дигән яңа китабы кайтты. Бу — «Казан утлары» китапханәсе" сериясендә 14нче китап.

Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрә, «Мәйдан» журналының шигърият бүлеге мөхәррире Лилия Гыйбадуллинаның «Рәкыйп Хәмитов. Копчёный» дип аталган повестенда Яңа Мусабай авылында туып үскән кара чутыр малайның чын мәгънәсендәге көрәш юлы тасвирлана. Дүрт тапкыр Россиянең абсолют чемпионы, 18 тапкыр Чаллы Сабан туе батыры Рәкыйп Хәмитов бик борынгы татар җирләрендә көрәшче геннарының әле исән, аның ни дәрәҗәдә көчле икәнлеген раслаган шәхесләрнең берсе.

Китапның авторы Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина Әҗмәт авылында урманчы гаиләсендә дөньяга килә, әнисе — шәфкать туташы. 

2021 елны ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе инициативасы белән оештырылган ябык әдәби конкурста «Поэзия» номинациясендә 1, 2 урыннар, «Поэма» һәм «Балалар әдәбияты» номинациясендә 1 урыннарны яулый.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2009) Лилия Гыйбадуллинаның «Рәкыйп Хәмитов. Копченый» документаль повесте — шагыйрә иҗатында беренче проза әсәре. 

Кесә форматындагы бу китап газета редакциясендә сатыла, Бәясе — 110 сум.

Бу китаптан тыш, «Алабуга нуры» газетасы редакциясендә Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш», Фәрит Имамовның «Мәхәббәт талисманы», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Һәркемгә бер кояш», Дилбәр Булатованың «Соң түгел», Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә», Ринат Мөхәммәдиевның «Кыргый атауга сәяхәт» китаплары да бар. Бәяләре — 100-110 сум. 

Шулай ук балалар өчен төсле ябыштыргычлар белән буягыч, «Йолдызлы сканворд», «Башваткыч» һәм «Күңелле әлифба» да бар. 

Теләге булганнар китапларны Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча килеп алырга мөмкин. 

Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X