Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «МойТатарстан» фотомарафонында кыйммәтле призлар отарга мөмкин

Призлар арасында квадрокоптер, фотокамералар һәм башка кыйммәтле бүләкләр бар.

Социаль челтәрләр өчен контент булдыру марафоны #ПрекрасныйТатарстан блогтурының дәвамы булып тора. Бүгенге көндә #ПрекрасныйТатарстан хештегы астында 1600ләп фотосурәт куелган инде. 
Фотомарафонда теләге булган һәркем катнаша ала. Катнашучыларның төп бурычы — Татарстанның матур һәм кызыклы күренешләрен фотога төшерү, аларны социаль челтәрләрдә бастырып чыгару, #ПрекрасныйТатарстан һәм #МойТатарстан хэштеглары белән билгеләп үтү. Оештыручылар барлыгы 25 бирем әзерләгән. 
Фотомарафон кысаларында катнашучылар өчен мастер-класслар, вебинарлар һәм онлайн-дәресләр узачак. Марафон экспертлары арасында Казанның танылган фотографлары һәм блогерлары бар: Олег Самойлов, Артем Горланов һәм Настя Губинская. Бүләкләрне тапшыру тантанасы 13 сентябрьдә булачак. Алар арасында квадрокоптер, фотокамералар һәм башка кыйммәтле бүләкләр бар. 
Чарада 8 сентябрьгә кадәр һәр көнне катнашырга мөмкин. 
Инстаграм: @tatarstantop 
Телеграм: @tatarstantop 
ВКонтакте: https://vk.com/tatarstantop 
Белешмә өчен телефон: +7(843)266-90-80 
Сайт: https://openschool.biz/tatarstantop2020/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев