Алабугалылар музейларга өйдән чыкмыйча – виртуаль рәвештә бара ала
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге карантин чорына музейлар буенча виртуаль сәяхәт кылырга һәм видеоэкскурсия карарга тәкъдим итә.
Аларны телефоннан яки компьютердан музей-ядкарьлекнең Youtube каналына кереп, виртуаль рәвештә карарга була.
Музей хезмәткәрләре Шәһәр тарихы музее, М.И.Цветаеваның Хәтер йорты һәм Әдәби музее, Н.А. Дурова Музей-утары, И.И. Шишкин Музей-йорты, Декоратив-гамәли сәнгать музее, Хәтер музее буенча видеоэкскурсияләр әзерлиләр.
Каналда В.М. Бехтерев исемендәге Өяз медицинасы музееннан роликлар, Заманча этносәнгать музеенда һәм Күргәзмәләр залында күргәзмәләр буенча экскурсияләр бар инде.
В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее: https://www.youtube.com/watch?v=FqO74K0JtTI&t=10s
Күргәзмәләр залы: https://www.youtube.com/watch?v=pK17-IvEJ5A&t=354s
Заманча этносәнгать музее: https://www.youtube.com/watch?v=yD2b9pxYnSM
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев