Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар паспорт күрсәтмичә хәмер сатып ала аламы?

Кибеттә алкогольле продукция сатып алучыдан паспортын күрсәтүне таләп итү законлымы?

Мондый сорау белән сәүдә объектлары җитәкчеләре дә, Алабуга халкы да мөрәҗәгать итә.
«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 22.11.1995 елда кабул ителгән 171нче номерлы Федераль закон нигезендә, балигъ булмаганнарга алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хәбәр итә.
Шулай итеп, сатучы балигъ булмаганнарга алкогольле продукцияне сата алмый. Сатучы спиртлы эчемлек алучының балигълык яшенә җитмәвеннән шикләнгән очракта, аннан шәхесен таныклаучы документ (шул исәптән чит ил гражданинының яки Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затның шәхесен таныклаучы документын) таләп итәргә хокуклы.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2017 елның 31 маенда кабул ителгән 1728 номерлы «Шәхесне раслаучы һәм алкогольле продукцияне сатып алучының яшен билгеләргә мөмкинлек бирүче документлар исемлеген раслау турында» боерыгы нигезендә, сатучы спиртлы эчемлек алучының яшен ачыклау өчен түбәндәге документларны таләп итә ала:
— Россия Федерациясе гражданы шәхесен таныклаучы Россия Федерациясе гражданы паспорты;
— Россия Федерациясе территориясеннән читтә Россия гражданы шәхесен таныклаучы РФ гражданы паспорты;
— Россия Федерациясе гражданины шәхесен таныклаучы вакытлыча таныклык;
— диңгезче шәхес таныклыгы;
— Россия Федерациясе гражданинының дипломатик паспорты;
— Россия Федерациясе гражданинының хезмәт паспорты;
— Россия Федерациясе хәрби хезмәткәренең шәхесе таныклыгы яисә гражданинның хәрби билеты;
— чит ил гражданы паспорты (дипломатик, хезмәт, гадәти) яисә шәхесен таныклаучы башка документ;
— Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затның яшәүгә рөхсәт кенәгәсе;
— Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затның вакытлыча яшәүгә рөхсәт кенәгәсе.
— качак таныклыгы;
— Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык;
— машина йөртү таныклыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев