Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар район газеталарына шактый ташлама белән языла ала

1 июньнән «Язылу ункөнлеге» старт ала.

1 июньнән 10 июньгә кадәр «Язылу ункөнлеге» узачак, аның кысаларында район газеталарын ташлама белән яздырырга мөмкин.

Әйтик, «Алабуга нуры» газетасын ярты елга яздыру 750 сум урынына 653 сум 16 тиенгә (П 9451), ә "Новая Кама«ны яздыру 798 сум урынына 694 сум 32 тиенгә (П 9441) төшәчәк. Исегезгә төшерәбез, газеталарга язылуны почта бүлегендә, корреспонденцияне алып килгән хат ташучыларда һәм Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында рәсмиләштерергә була. Элеккечә үк, альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Аның ярты елга бәясе — 450 сум.

Авылларда яшәүчеләр «Алабуга нуры» газетасына авыл җирлекләре башлыклары аркылы языла ала. Альтернатив язылуның бәясе — 450 сум. Ул ярты елга рәсмиләштерелә. Мондый форманы сайлаганда, әбүнәчеләр газеталарны җирлек башкарма комитетыннан, китапханәдән яисә халык өчен уңайлы булган башка учреждениедән (аны билгеләү турында карарны җирлек башлыгы кабул итә) үзләре килеп ала. Район газеталарын авылга җирлек башлыгы алып кайта. Язылуны рәсмиләштерү өчен акчаны шулай ук җирлек башлыгы аша тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, безнең басмаларга 1 июльгә кадәр язылырга мөмкин. Почта аша, ягъни өйгә китереп бирү белән "Алабуга нуры"на язылу бәясе — 750 сум, "Новая Кама"га — 798 сум.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев