Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар сайлау участокларында тавыш бирә һәм прививка ясата ала

Прививканы коронавирус һәм гриппка каршы ясатып була.

Бүген Алабугада Россия Федерациясе Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларның соңгы көне. Сайлау участокларында вакцинация үтәргә дә була. 

Коронавирус һәм грипптан прививканы 2нче һәм 8нче мәктәпләрдә, шәһәр Мәдәният сараендагы сайлау участокларында ясатырга була. 6, 9, 10нчы мәктәпләрдә урнашкан сайлау участокларында тавыш бирүчеләр өчен бары тик гриппка каршы прививка кую каралган.

81 яшьлек Римма Кузнецова Мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында гриппка каршы прививка ясаткан. Аның сүзләренә караганда, вакцинацияне ул ел саен үтә.

-    Биредә тавыш бирергә дә, прививка ясатырга да була, — ди Римма ханым.

Римма Кузнецова сүзләренчә, моңа кадәр ул коронавируска каршы прививканы да ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X