Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар сәүдә объектларында битлек режимын бозуларын дәвам итә

Узган ике атна эчендә Административ хокук бозулар турында Кодексның 20.6 статьясы буенча 90нан артык беркетмә төзелгән.

Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә. Хокук бозуларның күбесе сәүдә объектларында ачыкланган, анда сатып алучылар битлек-перчатка режимын боза. Шулай ук сатучылар ягыннан да хокук бозу очраклары ачыкланган. Җәмәгать транспортында һәм таксида битлек-перчатка режимын бозу очраклары да аз түгел.
Исегезгә төшерәбез, 8 июньнән Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри битлек йөртүне гамәлдән чыгардылар. Әмма битлекләрдән файдалану элеккечә үк ваклап сату объектларында, хезмәтләр күрсәтү, дини биналарда; алда санап кителгән биналар һәм корылмалар урнашкан җир кишәрлекләрендә, пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашырганда, (таксины да кертеп), транспорт чараларында мәҗбүри. Моннан тыш, кибет һәм транспортта татарстанлылар битлек кенә түгел, перчаткалар да кияргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев