Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар шәһәрдә чәчәк урлаучыларга зарлана

Берьеллык үсентеләрне утыртуга ук, кайбер шәһәрдәшләр аларны казый да башлады.

Алабугалылар урамнарда матур чәчәкләрнең барлыкка килүенә бик сөенде.
Бу хакта социаль челтәрләрдә актив язалар, чәчәк түтәленең матурлыгына хозурланып торган алабугалыны да очратырга була. Кызганыч, кайбер тәрбиясезләр утыртылган чәчәк үсентеләрен казып алып та китә. Чәчәк атып утырган петуния, бәрхет гөле, яраннар бик матур. Бары начар ниятле кеше генә аларны урлый ала. 

Әбүнәчеләребез түбәндәге хәбәрләрне җиткерде. Әйтик, шәһәр Мәдәният сарае янындагы кашполардан чәчәкләрне алып китү очраклары булган, югыйсә аларны май азагында гына утырттылар. Бу инде беренче тапкыр гына түгел. Алабугада берьеллык үсентеләрне утыртуга ук, кайбер шәһәрдәшләр аларны казый да башлады. Социаль челтәрләрдә мондый кешеләр турында менә нәрсә язалар.

Олег Макаров: «Монда үтенеч яки вәгазь файдасыз. Балаларны әле өйрәтергә була. Ә бу хатын-кызларны ачыкларга һәм җәза бирергә кирәк. Мәсәлән, гүзәл шәһәребезне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләренә җәлеп итеп.»

Любовь Иплина: «Кайбер кешеләр үз подъездлары янында чәчәкләр утырта, ә икенчеләре килеп казып алып китә».

Елена Зарипова: «Шәһәрчектә генә 24 данә чәчәк казып алынган! Хурлык! Сезнең өчен тырыштык бит!».

Надежда Әмирханова: «Газоннардан гына түгел, күп катлы йорт янындагы чәчәклекләрдән дә урлыйлар. Күпьеллык чәчәкләрне дә казып чыгаралар, карак карак булып кала икән».

Шуңа да карамастан, шәһәрдә чәчәкле яңа корылмалар барлыкка килә. Мәсәлән, тимердән эшләнгән агачта кашполы чәчәкләр Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспектлары чатында урнаштырылды. Тынычлык проспектында, Төзүчеләр урамында шулай ук төрле төстәге чәчәкләр белән дуга рәвешендәге корылмалар куелды. 

Шәһәрдәшләр, бу матурлыкны саклагыз! Чәчәкләрне өзмәгез, үссеннәр, барыбызны да шатландырып, балкып утырсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев