Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар шәһәрнең беренче газеталарына ташлама белән языла ала

1 апрельдән «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу башланды.

5 апрельдән 15 апрельгә кадәр «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына 2021 елның 2 нче яртыеллыгына ташлама белән язылырга була. 
Шулай итеп, өйгә китереп бирелгән «Новая Кама» газетасының бер нөсхәсе — 768 сум 30 тиен булачак (833 сум 94 тиен урынына), «Алабуга нуры» — 785 сум 64 тиен (725 сум урынына).

Ташламалы бәядән газетаны почта бүлекләрендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында, шулай ук мобиль кушымтада яки Россия Почтасының podpiska.pochta.ru сайтында рәсмиләштерергә мөмкин. 

Элеккечә без альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Редакциядән яки Үзәк китапханәдән килеп алу шарты белән газеталарның бәясе бу очракта 460 сум була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев