Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар шәһәрнең кайсы территориясен төзекләндерүне үзләре хәл итә ала

Сораштыруда биш территория катнаша.

Алабугалыларны уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында катнашачак иҗтимагый территория өчен тавыш бирергә чакыралар.
Тавыш бирү Алабуга районының рәсми сайтында һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында уза.
Сораштыруда Шишкин буалары, Чулман елгасы яр буе, Г.Тукай исемендәге сквер, Бакый Урманче урамы, Георгий паркы (Мәрҗани урамындагы сквер белән берлектә).
Тавыш бирү 2021 елның 15 февраленә кадәр дәвам итәчәк.Сайланган территория өчен архитекторлар проект булдырачак, ул Бөтенроссия конкурсында җиңү шарты белән 2022 елда гамәлгә ашырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасыннан 16 проектның 11е иң яхшы проектлар конкурсында җиңде һәм быел алар төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев