Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар татарча диктант язды

Әлеге чарада «Алабуга нуры» газетасы хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Бүген алабугалылар «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Белем бирү акциясе шәһәрнең һәр почмагында диярлек оештырылды. Әлеге чарада «Алабуга нуры» газетасы хезмәткәрләре дә актив катнашты.


Алабуга Үзәк китапханәсе әлеге акция үткәрелгән мәйданчыкларның берсе булды. Уку залында китапханәчеләр, студентлар һәм теләге булган һәркем ирекле рәвештә һәм бушлай татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп карый алды. 


"Татарча диктант"та Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Равил кызы Ягудина да катнашты, ул сәламләү сүзен җиткерде һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтте. 


Кунаклар арасында Алабуга муниципаль районының Бөтендөнья татар конгрессы оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Габдрахманова, Алабуга муниципаль районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова бар иде.
Акциянең максаты — татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Акциядә катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәреннән алынган өзек буенча язды. Текстны профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды. Акциядә катнашучылар ТНВ-Татарстан телеканалында барган трансляцияне тыңлап, диктант яздылар.
Нәтиҗәләр чара узганнан соң, 30 көн эчендә diktant.tatar рәсми сайтында урнаштырылачак.

Фотолар Үзәк китапханәдән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев