Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен күбрәк түли башлый

Бу елның февралендә алабугалылар үзләренең коммуналь түләүләр өчен хисап кәгазьләрендә кайбер торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар күрәчәк. 

Кайсы хезмәтләр өчен күбрәк түли башлыйбыз, бу хакта ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томилин сөйләде. 

— Узган елның 21 декабрендә башкарма комитетның торак бинаны карап тоту өчен гражданнарның түләү күләмен билгеләү турында Карары чыкты. Узган ел белән чагыштырганда тариф 1,7 процентка, ягъни бер квадрат метрга 86 тиен күләменнән артачак. Тарифлар өч хезмәт өчен арта: дератизация, дезинсекция, торак фонды белән идарә итү, — ди Андрей Томилин. 

Шулай итеп, 1 гыйнвардан ремонт, инженерлык челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү һәм торак фонды белән идарә итүгә бәйле башка хезмәтләргә тарифлар арту көтелә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге хезмәтләргә тарифлар соңгы ике ел ярым эчендә артмаган. Нәтиҗәдә, гыйнварда 13 торак хезмәтенең тугызы кыйбатлана. Арту күләме уртача бер квадрат метр өчен 10-15 тиенгә тәшкил итәчәк. 

Коммуналь хезмәтләргә дә тарифлар артыр дип көтелә. Яңа саннар куелган квитанцияләрне алабугалылар быел җәй үк алачак. Әйтик, 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә тариф 4,8 процентка артачак. Ә гомумән алганда, ел ахырына кадәр барлык торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 3,7 процентка артачак, дип өстәде Андрей Томилин.

Коммуналь хезмәтләргә килгәндә, кыйммәтләнү су, җылылык, электр энергиясенә кагылачак. Әйтик, җылылык өчен түләү Гкал өчен 120 сумга, салкын су белән тәэмин итү өчен 2,5 сумга артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев