Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар янә Мәскәү филармониясеннән виртуаль концерт карый ала

Үзәк китапханәдә виртуаль концерт залы Мәскәү филармониясеннән концертларны трансляцияләүне яңадан башлап җибәрде.

Балалар арасында нәфис сүз осталары муниципаль конкурсларында катнашучылар өчен С. Аксаков әкияте буенча «Оркестр белән әкиятләр. Сайланма әсәрләр» циклыннан «Аленький цветочек» әдәби-музыкаль композициясе тәкъдим ителде. Дирижер Денис Кирпанев җитәкчелегендәге «Орфей» Симфоник оркестры башкаруында П. И. Чайковский, М. П. Мусоргский, А. К. Лядовның музыкаль әсәрләре яңгырады. Шулай ук классик музыка яратучылар дирижер В. Урюпин җитәкчелегендәге Россия халык яшьләр симфоник оркестры башкаруында П. И. Чайковскийның «Ромео һәм Джульетта» увертюра-фантазиясен, С. Рахманиновның фортепиано һәм оркестр өчен 3нче номерлы концертын тыңлый алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев