Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар янгынга каршы режимны бозган өчен барлыгы 49 мең сумлык штрафка тартылды

Рейдлар һәм профилактик тикшерүләр нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучы 17 гражданин һәм 1 вазифаи зат ачыкланган, алар, тыюларга карамастан, учак кабызган, үлән һәм чүп-чар яндырганнар.

10 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булды.

Әлеге чорда Татарстан Республикасы территориясендә учаклар кабызу, чүп-чарны, коры үсемлекләрне яндыру, шулай ук ачык утта ризык әзерләү тыелган иде. Мондый тыю чаралары янгыннарны булдырмау һәм ландшафтлы янгыннарны кисәтү өчен кертелә.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда Алабуга муниципаль районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең вазифаи затлары тарафыннан гражданнар белән 3285 профилактик әңгәмә үткәрелгән.

Рейдлар һәм профилактик тикшерүләр нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучы 17 гражданин һәм 1 вазифаи зат ачыкланган, алар, тыюларга карамастан, учак кабызган, үлән һәм чүп-чар яндырганнар.

Хокук бозучылар административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 20.4 маддәсенең 2нче өлеше нигезендә административ штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган, штрафларның гомуми суммасы 49 мең сум тәшкил иткән.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге шуны искә төшерә: төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә гражданнар һәм оешмалар, милек формаларына бәйсез рәвештә, якындагы территориядәге үлән капламын, шул исәптән чүп үләннәрне 15 сантиметр биеклеккә җиткәч тә чабарга, чабылган үлән 3 тәүлек эчендә җыеп алынырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев