Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә катнаша ала

Өлкәннәр өчен газета — яңалыклар чыганагы гына түгел, яхшы әңгәмәдәш дә.

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылу кампаниясе 27 декабрьгә кадәр дәвам итә. Безнең газеталарга почта бүлекчәләрендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук «Россия Почтасы» мобиль кушымтасында яки podpiska.pochta.ru порталында язылырга була.

Исегезгә төшерәбез, район газеталарына альтернатив язылу рәсмиләштерергә дә була. «Алабуга нуры» яки «Новая Кама» газетасын редакциядән, шәһәр Мәдәният сараеннан яки Үзәк китапханәдән килеп алу шарты белән язылу бәясе — 460 сум.

Шулай ук «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе дәвам итә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Сез ветеранга, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешегә, әби-бабайларыгызга бүләк итеп языла аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев