Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар үз микрорайоннарында коронавируска каршы вакцина ясата алачак 

Алабугада актив рәвештә COVID-19га каршы прививка ясату бара.

3 майдан башлап гомуми практика табиблары офисы бинасында (Городищенская урамы, 3) медикларның дежур төркеме эше оештырылды. Прививкалар иртәнге 8дән көндезге сәгать бергә кадәр ясала. 4 майда пункт 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

Алабугалыларны поликлиникада да кабул итәләр. 4 һәм 7 майда прививкалар ясау пункты иртәнге 8дән кичке 6га кадәр, 6 майда — 13.00гә кадәр, 8 майда 12.00 сәгатькә кадәр эшли.

Шулай ук шәһәр микрорайоннарында да вакцинация пунктлары оештырылган. Шулай итеп, 4 майда прививкалар ясау пункты 6нчы мәктәптә, 5 майда — 3нче мәктәптә, 6 майда — 9нчы мәктәптә, 7 майда 10нчы мәктәптә эшләячәк. Прививкалар ясау пунктларының эш вакыты 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Исегезгә төшерәбез, прививканы теләгән һәркем ясата ала, процедура түләүсез үткәрелә.

4 майда вакцинация Морт, Юраш, Күклюк авылларында уза. 7 майда — Мурзиха, 8 майда — Олы Шүрнәк һәм Костенеево халкы прививка ясата алачак.

Вакцинациягә шулай ук 4-41-28, 112 телефон номеры буенча, дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булу мөһим.

Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсендә вакцина җитәрлек күләмдә, тагын бер партиянең атна ахырында кайтуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев