Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга ачык тәрәзәләрнең бала өчен куркыныч булуы турында искә төшерделәр

Ата-ана гамьсезлеге бала өчен авыр нәтиҗәләргә генә түгел, Җинаять кодексының 125 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына да китерергә мөмкин.

Җәй көне күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәнең бала өчен үлем куркынычы белән янавын онытып җибәрә. Ә бит ел саен тәрәзәдән егылып төшү очраклары арта.

Шәһәр прокуроры ярдәмчесе, 3нче класслы юрист Семен Гришин аңлатканча, балалар караучысыз калганда егыла.

Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк:
— баланы хәтта иң аз вакытка да караучысыз калдырмагыз!
— фатирдагы тәрәзәләрне ачканда, баланың күзәтү астында булуына инаныгыз. Иң яхшысы — өйдә бала бар чакта тәрәзәләрне ачык тотмагыз! Бик игътибарлы булсагыз да, фаҗига килеп чыгар өчен бер секунд җитә.
— беркайчан да москит челтәрләренә исәп тотмагыз — күп очракта нәкь менә әлеге җайланма фаҗиганең төп сәбәпчесе була да инде;
— балага өлкәннәрдән башка балконга чыгарга рөхсәт итмәгез;
— йоклап яткан баланы беркайчан да фатирда калдырмагыз. Бала уянырга һәм ачык тәрәзә янына килергә мөмкин;
— тәрәзәнең ничек ачылганын сабыйга күрсәтмәгез. Тәрәзәне мөстәкыйль ачарга күпмегә соңрак өйрәнә, аның фатирда булуы шулкадәр куркынычсызрак булачак.

Шәһәр прокуратурасы шуны искәртә: гамьсезлек бала өчен авыр нәтиҗәләргә генә түгел, Җинаять кодексының 125 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына да китерергә мөмкин. Шулай ук РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 1 өлешендә саксызлык аркасында үлемгә китергән өчен җаваплылык каралган. Бу җинаять өчен максималь җәза — ике елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев