Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга чыршы кую кагыйдәләрен искә төшерделәр

Яңа ел чыршыларын оештырганда һәм үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Үткән елга йомгак ясап, Яңа елга яңа өметләр баглап, өлкәннәр дә, балалар да күңелле бәйрәмне каршыларга җыена.

Яңа ел бәйрәмен урман сылуыннан башка күз алдына китерүе авыр. Бу көннәрдә бәла-казага юлыкмас өчен, чыршыны өйдә урнаштырганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

— Чыршыны шәм, мамык, кәгазьдән һәм целлулоидтан (сыгылмалы каты матдә) уенчыклар белән бизәү, марля, мамык, кәгазь һәм картоннан маскарад костюмнар кию, чыршыда һәм аның янында бенгаль утлар яндыру, шапылдаткычлар куллану тыела. Ике каттан да югары булмаган бинада гына чыршы кую һәм Яңа ел тамашасын үткәрү рөхсәт ителә. Әлеге бинада кимендә ике эвакуация чыгу юлы булырга тиеш. Чыршыны чыгу юлларында урнаштыру тыела. Биналарны нормативтан тыш тутыру рөхсәт ителми. Чыршы тотрыклы нигездә, ботаклары диварга һәм түшәмгә кагылмаслык итеп урнаштырылырга, бина беренчел янгын сүндерү чаралары (ут сүндергечләр, ком, кошма) белән тәэмин ителергә тиеш. Иллюминацияне электр җайланмаларын урнаштыру кагыйдәләрен үтәп монтажлау зарур. Заводта җитештерелгән электр гирляндалары гына кулланыла ала, аларның көче 25 Ваттан артмаска тиеш. Гирлянданың тартмасында Росстандарт һәм янгын куркынычсызлыгы сертификациясе тамгалары булу мөһим. Электр уты булмаса, чыршы янындагы чараларны тәүлекнең якты вакытында гына үткәрергә ярый, — дип аңлатты Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге инспекторы Роман Овечкин.

Яңа ел чыршысын үткәргәндә балаларны җиңел яна торган материаллардан тегелгән костюмнарга киендерү, янгын куркынычы янаган эшләр башкару, урындыклар рәте арасындагы юлның киңлеген киметү һәм керү юлларында өстәмә урыннар урнаштыру, спектакльләр һәм тамашалар вакытында бинада утны тулысынча сүндерү рөхсәт ителми.
Пиротехника эшләнмәләреннән файдалану катгый тыела!

Бәйрәм фаҗигагә әйләнмәсен өчен, Яңа ел чыршыларын оештырганда һәм үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев