Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга янгын турында хәбәр иткечләрнең мөһимлеген искә төшерделәр

Торак йортларны янгыннан саклауда автоном эшли торган төтен-янгыннар турында хәбәр иткечләр урнаштыру — нәтиҗәле ысулларның берсе.

Татарстанда ел башыннан теркәлгән өч очракта хәбәр иткечләр аркасында дүрт кешенең тормышы саклап калынган.

75нче янгыннардан коткару бүлеге янгынчысы Игорь Гаделшин әйтүенчә, әлеге җайланма эченә төтен эләккәндә, тавыш сигналы барлыкка килә. Ул тавыш шундый көчле, каты йоклый торган кешене дә уята ала. Хәбәр иткечне түшәмгә беркетәләр. Түшәм тарттырылган икән, стенага беркетергә дә була. 

Аларның өстенлеге — автоном тәртиптә эшләүдә:
— үткәргечләр һәм инженер челтәрләргә тоташтыру каралмаган;
— «Крона» кебек батарейкалардан эшли һәм бер елга җитә. Кыска гына сигналлар бирә башласа, энергия чыганагын алыштырасы дигән сүз.
2016 елдан башлап, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарның 131969 йорт хуҗалыгында финанслауның төрле чыганагы хисабына 397024 автоном янгын хәбәр иткече куелган.

− Автоном янгын хәбәр иткечләре үзләренең файдалы булуын күрсәтте инде. Мисалга, 2016-2023 елларда килеп чыккан 103 янгын очрагында, хәбәр иткечләр ярдәме белән, 265 кешенең, шул исәптән 85 баланың гомере сакланган, − ди Игорь Гадельшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев