Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга киңәш итәбез

Кайда гына булсагыз да: шәһәрдәме сез, авылдамы — иминлекне саклау кагыйдәләрен истән чыгармагыз.

Кеше аз йөри торган урыннарда йөрүдән сакланыгыз.

Парк, буш автотукталышлар, спорт мәйданчыклары һәм ташландык урыннар аша кыска юллардан чыкмагыз. Кичләрен хәрәкәт өчен халык йөреп торган һәм яхшы яхшыртылган урамнарны сайлагыз. 

Сезне котыртучы кешеләр белән ямьсез очраклардан сакланыгыз, җавап бирмәгез һәм коткыга бирелмәгез.

Урлау максаты белән һөҗүм итсәләр, булдыра алган кадәр күбрәк тавыш чыгарыгыз, башка кешеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышыгыз.

Балаларга игътибар
Ата-ананың бурычы — балаларны куркыныч турында кисәтү.
Сез юкта, нинди дә булса әйбер яисә күпмедер күләмдә акча яисә төн кунарга кертүне һәм башканы сорап, сезнең исемнән үтенеп беркем дә килә алмасын аңлатыгыз. Үзен хат ташучы, табиб, полиция вәкиле, сантехник, электрик, әти-әниегез танышы дип атаучы затларга, әгәр алар үгетли башласа да, бернинди очракта да ишек ачарга ярамаганлыгын хәтерләренә төшереп торыгыз. 

Биш «ярамый»ны балаларыгызга төшендерегез:
— таныш булмаган кешеләргә ишек ачарга ярамый;
— кая барырга үгетләсәләр дә, нинди генә кызык тәкъдим итсәләр дә, таныш түгел кешеләр белән беркая да барырга ярамый;
— таныш булмаган кешеләр белән машинага утырырга ярамый;
— караңгылангач, урамда уйнарга ярамый;
— подъезд яисә лифтка таныш булмаган кешеләр белән бергә керергә ярамый.

Таныш булмаган кеше — бала үзе белмәгән теләсә кайсы кеше булуын балаларга аңлату бик мөһим. 

Таныш түгел кеше баланы исеме белән атарга, әтисе яисә әнисенең үтенече буенча килдем дип әйтергә, мультфильм карарга чакырырга яки конфет тәкъдим итәргә мөмкин. Балага үзе белмәгән кешенең барлык тәкъдимнәреннән баш тартырга һәм куркыныч очрагында: «Мин аны белмим!» дип кычкырырга кирәк.

Ата-ана баласына шуны аңлатырга тиеш: алар беркайчан да, берничек тә аның артыннан мәктәпкә, өйгә яисә ишегалдына чит кешене җибәрмәячәк. Әгәр таныш булмаган кеше якын килсә, үзен кем дип атаса да, кичекмәстән күп кешеле урынга йөгерергә, әти-әнигә шалтыратырга яисә полиция вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Түбәндәге кагыйдәләрне әледән-әле яшүсмерләрнең хәтеренә төшереп торыгыз:
— өйдән чыкканда, һәрвакыт кая барасыларын, кирәк булганда, алар белән ничек бәйләнешкә кереп буласын әйтсеннәр;
— очраклы танышулардан, таныш булмаган компанияләрдән саклансыннар;
— өйгә кайтканда, телефоннан хәбәр итсеннәр.

Балагыз кем белән аралаша һәм кайда була, шуны тикшереп торыгыз. 
Шикле әдәбият һәм видеопродукциядән файдаланмавын күзәтеп торыгыз. Баланың Интернетта аралашуын чикләгез яисә тикшереп торырлык итегез.
Балаларның кичке һәм төнге вакытта урамда үзләренең генә калуына юл куймагыз. 

Баланы урамга чыгарганда, һәрчак гади генә юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау кирәклеген исенә төшерегез: 
— машина юлы аша җәяүлеләр кичүеннән светофорның яшел төсенә генә чыгарга, көйләнмәгән чатларда — тротуарлар һәм юл кырлары сызыгы буйлап, бар автомобильләрнең дә җәяүлеләрне үткәрү өчен тукталганына инанганнан соң гына барырга мөмкин;
— күренерлек араны чикли торган әйберләр (туктап торган автомобильләр, кар көртләре, куаклар һәм б.ш.) артыннан юлга чыкмаска;
— юлга якын уйнамаска һәм машина юлына чыгу куркынычы булган урыннарда таудан шумаска;
— җәмәгать транспортына тагылмаска;
— җәмәгать транспортыннан чыккач, аны алдан да, арттан да әйләнеп үтмәскә, кузгалып киткәнен көтәргә, һәм шуннан соң гына юлны аркылы чыгарга;
— уткайтарткыч элементлары булган кием кияргә онытмаска.

Юл — җилбәзәклек урыны түгел 
Хөрмәтле ата-аналар! Һава торышы кискен үзгәреп торганда, автомобиль белән сак идарә итегез. Җәяүлеләр чыга торган урыннарга, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, маршрутлы транспорт чаралары тукталышларына, сәүдә-ял үзәкләренә якынлашканда, үтә игътибарлы булыгыз. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә онытмагыз, балаларны тотып тора торган махсус җайланмаларда гына утыртып йөртегез. 
Баланы беркайчан да машинада берүзен калдырмагыз.

Автомобильдән чыкканда, начар уйлы адәмнәрне кызыктырырлык әйберләрегезне җыеп куярга онытмагыз.

Хөрмәтле җәяүлеләр! Светофорның яшел утына чыгып барганда да, башта барлык автомобильләрнең туктап калып, юл бирүенә инаныгыз. Көйләнмәгән юлны аркылы чыкканда, капюшон һәм күрергә комачаулый торган башка шундый нәрсәләрне салыгыз, наушниклар белән булсагыз, тавышын киметегез, юл хәлләрен күзаллагыз. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаргыч элементлар булсын! 

Татарстан Республикасы ЭЭМ хезмәткәрләре искәртүенчә, җинаять шаһиты булырга туры килсә, кемнәрнең дә булса гамәлләре законлы булуында шик туган икән, якындагы полиция бүлегенә яисә 02, 102, 8 (843) 291-20-02 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул рәвешле, җәмгыятькә зыян салуга юл куймаска һәм үзегез яшәгән районда җинаятьләр санын киметүгә булышып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X