Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга пляжларда су коену тыелганлыгын искәртәләр

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы пляжда коронавирус белән зарарлану куркынычы турында кисәтә.

Татарстанлыларга җәмәгать пляжларында коенырга ярамый, чөнки коронавирус әле дә сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков искә төшерде. 
Татарстанда массакүләм ял итү урыннарына бару тыела, чөнки республика «коронавирус» чикләүләрен бетерүнең өченче этабына чыкмаган.
Коену сезоны башланганнан бирле Алабуга районында ике кеше су корбаны булды. Алабуга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре алабугалыларны суда куркынычсызлык таләпләрен үтәргә, җиһазландырылмаган урыннарда һәм исерек хәлдә коенмаска өндиләр, шулай ук төнге вакытта коену да куркыныч тудыра. Коткаручылар балаларны контрольдә тоту турында онытмаска кирәк, дип билгеләп үтә. Чөнки соңгы атнада Татарстанда су объектларында ике бала үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев