Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга ТКХ хезмәтләре өчен онлайн түләү мөмкинлеге барлыгын искә төшерәләр

Дәүләт хезмәтләре аша ТКХ өчен түләү башка ысуллар белән чагыштырганда тиз һәм уңайлырак.

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләрен Дәүләт хезмәтләре ярдәмендә фатирдан чыкмыйча гына түләргә була. Порталдан файдаланып, газ, ут һәм су, интернет, телефон элемтәсе һәм канализация өчен түләргә мөмкин. Шунда ук капиталь ремонт өчен түләү дә алына.
ТКХ хезмәтләре өчен онлайн түләү өстенлекләре:
- сезгә беркая да барырга һәм квитанция тутырырга кирәкми: реквизитларда хата җибәрмисез һәм тиешеннән артык түләмисез. Түләү күләме әзер рәвештә куела;
- сезгә алдан почтага, банкка яки исәп-хисап үзәгенә барырга һәм озак чиратта торырга туры килмәячәк. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә түли аласыз;
- ТКХ хезмәтләре өчен РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яки сезгә хезмәт хакы яки пенсия исәпләнә торган банкның мобиль кушымтасында түләргә мөмкин;
- тиешле мобиль кушымта ярдәмендә интернет эшли торган теләсә кайсы урында бу хезмәт белән кулланырга мөмкин;
- реквизитларны кертү бары тик беренче түләү вакытында гына башкарыла. Алга таба система аларны истә калдыра һәм автомат рәвештә кертә. Мәгълүматларны кулланучы тарафыннан төзәтү мөмкинлеге каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев