Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Кабул итү бу жомгада булачак.

24 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. 
Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.
Бу көнне гражданнарга шулай ук Пенсия фонды һәм Техник инвентаризация бюросы белгечләре консультация бирәчәк.
Кабул итү сәгать 8.00дән 16.00гә кадәр җәмәгать кабул итү бүлмәсендә («Иллюзион» кинотеатры) үткәреләчәк:
- сәгать 8.00дән 10.00гә кадәр — В. Н. Вәлиева, Пенсия фонды идарәсе белгече;
- сәгать 10.00дән 12.00гә кадәр — Р. С. Салихов, юрист, Россия юристлары Ассоциациясе әгъзасы; Д. А. Медведев, юрист;
- 12 сәгать 30 минуттан 14.00гә кадәр — И. С. Хөснетдинова, Алабуга техник инвентаризация бюросы җитәкчесе;
- сәгать 14.00дән 16.00гә кадәр — В. П. Лысый, ТР Адвокатлар коллегиясе адвокаты.
Урыннарда гражданнарны ТР Алабуга нотариаль округы нотариуслары сәгать 9.00дән 12.00гә кадәр кабул итәчәк:
- Нефтьчеләр проспекты, 34а йорт — Р. Р. Минһаҗева (тел. 3-89-85);
- Казан урамы, 5 — М. А. Нигамәдҗанова (тел. 7-08-86).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев