Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга торак сертификатлары тапшырылды

Тантаналы чара гомумшәһәр планеркасында узды.

Бүген гомумшәһәр планеркасында Алабуга районы башлыгы торак сертификатлары тапшырды. 

«Торак» федераль программасы буенча гомуми мәйданы 63,84 кв.м булган фатир алу өчен сертификат Албутова Елена Николаевнага бирелде. Албутовлар гаиләсендә барлыгы 8 кеше, алар 6 бала үстерәләр. 

«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программасы буенча Чувашова Елена Сергеевна гаиләсенә торак сертификаты тапшырылды. Алар торак сатып алу өчен 1 019 069 сумлык сертификатка ия булды.

Торак сертификатын Саяпина Лилия Александровна да алды. Аңа гомуми мәйданы 30,8 кв. м. булган бер бүлмәле фатирга сертификат бирелде. Лилия Александровна инвалидлар категориясе буенча торак алуга чиратта торган. Әлеге торак муниципалитетның маневрланган фондыннан бүлеп бирелде.

«Безнең районда хуҗасыз дип табылган торак (выморочное жилье) даими рәвештә барлыкка килә. Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Бүген чираттан тыш торак алуга 32 кеше чиратта тора», — диде Рөстәм Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев