Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга яңартылган территория проектын тәкъдим иттеләр

Алабугада 4 микрорайондагы Георгий паркының икенче чиратын төзекләндерү турында фикер алыштылар.

Парк 10нчы мәктәптән алып «Пятерочка» кибетенә кадәрге урында. Бу беренче генә сөйләшү түгел, моңа кадәр былтыр җәен җыелганнар иде. Хәзер исә архитекторлар эшләнеп беткән проект тәкъдим итте.

Проектны эшләгән чагында территорияне тулаем карадылар, чөнки анда яшел массив та, торак йортлар да, социаль учреждениеләр, магазиннар һәм машина кую урыннары да бар.

− Без урманда шундый бер тарих ясарга теләр идек, аның буенча өлкән буын ниндидер могҗиза элементларын тапшырса иде. Бу урын җәй дә, кыш та файдаланышта. Кешеләр анда чаңгыда да чыга, җәяүләп тә йөри. Без аны тулысынча уйлап бетерергә телибез, − дип аңлатты «Архитектура десанты» архитектура бюросы вәкиле Эдуард Губеев.

Паркка кергәндә, 10нчы мәктәп ягыннан ике зона урнашкан: балалар өчен һәм җәмгыяви мәйданчыклар. Урам күнегүләре өчен куелган кормалар урыннарында калачак, чаңгы юлы да сакланачак. Биредә яшәүчеләрнең теләге буенча аерым мәйданчык өстәячәкләр, анысы этләрне йөртү өчен. Кешеләргә уңайсызлык булмасынга, ул урманда урнашачак.

− Уйлавыбызча, парк кышын да, җәен дә файдаланыр. Кышкы өлешенә — чаңгы маршрутларына кагылмаячаклар, ә торак йортлар каршындагы йөрү урыннарында һәм керү юлында асфальт булачак. Яңгыр сулары җыелып тормасынга, чиста булсынга, төп сукмакларны тыгызларга кирәк булыр. Паркка керә торган урынны куаклар һәм чәчәклекләр белән яшелләндерергә ниятлибез. Төп керү юллары һәм җәяүлеләр маршрутлары яктыртылачак, − дип сөйләде архитектор.

Моннан тыш, биредә карталы стендлар, җимлекләр, эскәмияләр, өстәлләр, таганнар, арт-объектлар урнашачак.

− Һәр очрашуда катнаштык. Безгә бу проект ошады, иң мөһиме — ул кәгазьдә генә калмасын. Чыннан да, 4 микрорайонда бик караңгы. Кайбер балалар өйләренә икенче сменадан соң кайта. Безгә хәтта утны гына төзекләндерсәләр дә, шат булыр идек. Мәрҗани бульварын да тәртипкә китерсәләр, гел әкият буласы. Анда эштән соң йөреп килергә, тәнәфесләрдә саф һава суларга мөмкин булыр иде, − дип фикерләре белән уртаклаша 10нчы мәктәп администрациясе вәкилләре.

«Астра» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре бу территория үсешен хәл итүдә беренче тапкыр катнашты, проект аларга да ошады:

− Безгә аеруча ошаган фикер — элекке «Раздолье» рестораны артында спорт мәйданчыгы төзү. Хәзер анда урын буш тора, ә безнең микрорайонда шулкадәр бала, алар вакытларын шунда үткәрер иде. Бездә реабилитация үтүче үзенчәлекле балалар өчен дә бу паркның уңайлы булуын бик тә телибез, − диделәр.

Эдуард Губеев сүзләренчә, эш быел башланачак, әлеге проект белән ике урынны: Мәрҗани бульварын һәм урманның төзекләндерелгән якты өлешен тоташтырачаклар. Велосипед юлына һәм яктырткычларга аерым игътибар, чөнки хәзер биредә яшәүчеләр ут булмаудан зарлана. Гомумән алганда, проектка уңай бәя бирелде. Алабугалылар проектчыларга үз тәкъдимнәрен ишеттерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X