Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларга янгын чыккан очракта ни эшләргә кирәклеген аңлаттылар

Янгыннар булып тора, ләкин күп кенә кеше, ут чыга калса, нишләргә кирәген белми. 

— Көйгән ис һәм төтен барлыкка килү — янгын башлануының беренче билгеләре. Беренче чиратта, үзеңне кулга алырга, һафаланмаска. Аннары — янгын хезмәтенә шалтыратырга, диспетчерга төгәл адресны, нәрсә януын әйтеп, фамилиягезне атарга кирәк. Янгын бригадасы килеп җиткәндә, ялкынны сүндереп өлгергән булсагыз, чакыруыгыз ялган саналмас. Янгынчылар урынны карап, башка кабатланмасынга, ут чыгуның сәбәбен ачыклар. 
Янгынчылар килгәнче, утның кайдан чыкканын белергә тырышыгыз. Яна башлаган уңайга, су сибеп яисә җәймә каплап, янгын сүндергеч кулланып та, янгын басылмаса, бу урыннан китү ягын карагыз, — ди янгыннан коткару бүлеге башлыгының урынбасары Дмитрий Гусев. 

Булдыра алсагыз, электр энергиясен өзегез. Бүлмәдән чыкканда, ишекне сак кына ачыгыз, чөнки һава агымы утны көчәйтә генә. Бүлмәдән чыга алмасагыз, төтен азрак булган урынны табыгыз. Әледән-әле чүпрәкне һәм ишекләрне чылатып торыгыз. Сулы чүпрәк аша сулагыз. Иелеп яисә шуышып йөрергә кирәк, идәнгә якын төштә кислород күбрәк була. 

Шунысын хәтердә тотыгыз, кешенең киеме яна икән, аның өстенә юеш япма бөркәргә, сезнең киемегезгә ут капса, ялкынны сүндерү өчен, идәнгә ятып тәгәрәргә кирәк. 

Төтенле бүлмәгә кергәндә, берничә кат бөкләнгән юеш киҗе-мамык тукыма аша суларга киңәш итәләр. Мөмкин булса, чылатылган тукыма белән баштанаяк каплану кирәк. Ун метрдан еракка күреп булмаганда, бинага махсус киемсез керәсе түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев