Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны алдыйлар

Полиция бүлегенә 58 яшьлек алабугалы банк картасы буенча гамәлләр тукталуыннан зарланып шалтыраткан. Бу турыда аңа смс-хәбәр аша җиткергәннәр. Мәгълүмат алу өчен телефон номерлары да кхрсәтелгән.

Әлеге хатын номерларның берсенә шалтырата, һәм аңа бер ир-ат, банкның куркынычсызлык хезмәткәре дип танытып, җавап бирә. Ул карта номерын, ясалган көнен, икенче ягындагы өч цифрын да әйтергә куша. Болар картаны тикшерү өчен кирәк, янәсе. Шулай ук смс-хәбәрдә килгән кодны да әйтү кирәк булып чыга. Алдакчыга ышанып, бу хатынның 6600 сум акчасы юкка чыга.

Хәзер ачыкланганча, явыз ниятле адәмнең абонент номеры Екатеринбург өлкәсендә теркәлгән. Бу факт буенча РФ ҖК 158 маддәсе 3 өлеше (караклык)  буенча җинаять эше кузгатылган, – ди Алабуга районы буенча Эчке эшләр бүлегенең масса-мәгълүмат чаралары белән бәйләнеш инспекторы Надежда Назарова.

Шул ук көнне полиция бүлегенә 81 яшьлек әби мөрәҗәгать итә. Менә аны алдый алмаганнар. Аңа сатып алынган дарулар өчен компенсация тәкъдим иткәннәр. Үзләрен Россия кулланучылар күзәтчелегеннән дип белдереп, сыйфатсыз дарулар алганы өчен, 450 мең күләмендә акча кайтарылачак, дип “сөендергәннәр”. Тик үзләре күрсәткән банк иәбенә 35 мең сум күчерергә кирәк икән. Олы яшьтәге ханым, эшне сизеп алып, полициягә хәбәр иткән.

Хәзер полиция хезмәткәрләре алдакчыларның шәхесен ачыклау чараларын күрә. Абонент номерлары Мәскәү өлкәсендә теркәлгән, – ди Надежда Назарова.

ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре республикада яшәүчеләрнең барысын да телефон алдакчылар ятьмәсенә эләкмәскә, уяу булырга чакыра.

Шалтыратсалар яисә хәбәр җибәрсәләр, башта тынычланырга тырышыгыз, шунда ук карар кылмагыз. Үзләрен полиция хезмәткәре, банк вәкиле, поликлиника табибы, иминиятләштерүче агент дип белдерәләр икән, иң башлап, әңгәмәдәшегез турында мәгълүмат алырга тырышырга тиешсез. Гади генә сораулар бирегез, мәсәлән, фамилиясен, вазифасын сорагыз, кайсы бүлектән, банктан, агентлыктан, оешма җитәкчесе турында белешегез һәм башкалар. Чын хезмәткәр югалып калмас, ә алдакчылар тынычсызлана башлар, – дип киңәш итә полиция хезмәткәрләре. – Таныш булмаган затларга беркайчан да банк картасының икенче ягындагы 3 цифрны әйтмәгез, шулай ук смс-хәбәр белән килгән парольне беркемгә дә тапшырмагыз. Мондый мәгълүмат белән алдакчылоар гына кызыксына!

Шикле шалтыратулар һәм смс-хәбәрләргә игътибар итмәгез. Әгәр алдасалар, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез. Өлкән яшьтәге туганнарыгызга мондый куркынычның янавы турында аңлатыгыз, исләренә төшереп торыгыз. Сезнең күз алдында шикле кешеләр пенсионерлар белән әңгәмә кора икән, тыныч кына үтеп китмәгез, олы яшьтәгеләрнең алдакчылар ятьмәсенә эләгүенә юл куймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев