Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны контракт буенча хезмәт итәргә чакыралар

Районның хәрби комиссариаты Татарстанның исемле (именные) батальоннарына хәрби хезмәткә контракт төзү өчен сайлап алуны дәвам итә.

Батальоннар бары тик республика халкыннан гына формалаша.

Кандидатка карата таләпләр: җаваплылык һәм дисциплиналылык, белеме 9 сыйныфтан да ким түгел, 50 яшькә кадәр, сәламәтлеге буенча яраклы һәм җитди статьялар буенча хөкем ителмәү.

Исемле Татарстан батальоннарында хезмәт итү өчен контракт төзегәндә һәр кандидатка түбәндәгеләр биреләчәк:
— 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү;
— хәрби исемгә һәм вазыйфага бәйле рәвештә, 35 мең сумнан да ким булмаган күләмдә акчалата керем;
— хәрби җайга салу чорында көн саен 2 мең сум акча түләү;
— курорт-санатор дәвалавын тәэмин итү;

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга:
— аена 150 мең сумнан башлап акчалата дововльстиве һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен тәүлегенә 8 мең сум өстәмә түләүләр;
— медицина, иминият һәм кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин итү, хезмәт итү чорын ташламалы исәпләү (1 көн өчен 3 көн), билгеләнгән тәртиптә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы итеп танылу.
Чыганак: городелабуга.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев