Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны короновирустан прививка ясатырга чакыралар

COVID-19га каршы вакцинаны ясату өчен поликлиниканың прививкалар кабинетына 4-41-28 телефоны буенча шалтыратып язылырга була.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы короновируска каршы прививка ясатырга мөмкин булган медицина учреждениеләре исемлеген булдырган. Татарстанда алар барлыгы 57.

Алабуга районында яшәүчеләрне короновируска каршы «Спутник V» прививкасы ясату өчен язылырга чакыралар. 

Вакцинация үтәргә теләге булганнар поликлиниканың прививка кабинетына 4-41-28 телефоны буенча шалтыратып алдан языла ала. Язылу дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00дән 15.00 сәгатькә кадәр, шимбә 8.00-12.00гә кадәр алып барыла. 

Прививка ясала, әгәр дә: 

-    Сезгә 18 яшь тулган булса

-    Соңгы 6 ай эчендә короновирус белән авырмаган булсагыз

-    14 көн дәвамында ОРВИ белән чирләмәсәгез (шул исәптән вакцинация вакытында)

-     Анамнезда җитди хроник чирләр, катлаулы аллергия булмаса

-    Йөкле яки имезүче ана булмасагыз

Вакцинация алдыннан һәр пациентны табиб тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X