Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны ретроспектив күргәзмәгә чакыралар

Күргәзмә бүген ачыла.

21 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча сәнгать музеенда бер иҗади гаилә вәкилләре — Ирина һәм Людмила Ионовалар, Дмитрий һәм Даниил Ефимовларның «Иске, яңа, мәңгелек» — «Старое, новое, вечное» (Казан, Түбән Кама) күргәзмәсе ачыла.

Төрле еллардагы эшләрне берләштергәнлектән күргәзмә ретроспектив характерда эшләнгән. Экспозициядә 60ка якын рәсем сәнгате әсәрләре һәм график битләр тәкъдим ителәчәк. 

Төп темалар: сәяхәтләрдән алган тәэсирләр, табигатьнең матурлыгына һәм фән дөньясына соклану.

Һәр рәссамның әсәрләре стиле, башкару техникасы белән аерылып тора, әмма аларны рәссамнар өчен бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия һәм илһам чыганагы булган Алабугага мәхәббәт берләштерә.

Күргәзмә 21 гыйнвардан 14 мартка кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X