Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны «Россия чаңгы юлы-2021» ярышларына чакыралар

Барлык катнашучылар өчен дистанция — 3 километр.

13 февральдә шимбә көнне иртәнге 11 сәгатьтә Танай урманындагы чаңгы трассасында "Татарстан чаңгы юллары-2021«узачак. Ярышлар «Россия чаңгы юллары-2021» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында үткәрелә. 

Барлык катнашучылар өчен дистанция — 3 километр.

Финишта барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алачак. Шулай ук «Иң яшь катнашучы», «Иң өлкән яшьтәге катнашучы» номинацияләре буенча бүләкләү булачак. 

Ярышларда теләге булган һәркем катнаша ала. Бары тик табиб рөхсәте булырга яки сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылыкны раслаучы шәхси имзасы булган ризалык булырга тиеш. 

Гаризалар 13 февральдә 10.30 сәгатьтә старт аланында кабул ителә һәм катнашучыларны теркәү үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев