Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларның салым түләү турында мәгълүматны электрон почта яки смс-хәбәр аша алу мөмкинлеге бар

Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә була.

Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алалар. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 06.07.202020 ел, № ЕД-7-8/423@ боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар булу турында хәбәр итүгә ризалык җибәрү дә җитә. 

Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән яки вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.

Мондый мәгълүмат форматы салым түләүчегә мәҗбүри түләүләр буенча исәп-хисапларның агымдагы торышын үз вакытында күзәтеп торырга һәм пенялар исәпләүгә юл куймаска мөмкинлек бирә. Смс һәм e-mail аша мәгълүмат бирүнең өстенлеге шулай ук мәгълүматларның актуальлеге булып тора, сервис агымдагы датага дөрес мәгълүмат бирә.

Бурыч турында хәбәрләрне кварталга бер тапкырдан да ешрак җибәрмиләр. Салым түләүче, гариза юллап, алга таба мәгълүмат алудан теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Бурыч турында хәбәр итү механизмын гамәлгә ашыру буенча барлык файдалы мәгълүмат, шулай ук аны түләү ысуллары Россия Федераль салым хезмәте сайтының «Бурыч турында мәгълүмат» махсус битендә тупланган (nalog.gov.ru/info_dolg/).

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев