Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны «Татарстан кроссы-2021»гә чакыралар

Ул бу шимбәдә сәгать 10.00дә Танай урманында узачак.

Чара «Милләтләр кроссы-2021» Бөтенроссия йөгерү көненә туры китерелгән. Йөгерештә, гадәттәгечә, район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм теләге булган һәркем катнаша ала. Шарт — табиб рөхсәте булу. Йөгереш дистанциясе 2 километр тәшкил итәчәк.
Катнашучыларны теркәү старт аланында сәгать 9.00дә башланачак. Сәгать 10.00дә тантаналы ачылыш була, ә 10 сәгать 15 минутта массакүләм йөгерешкә гомуми старт биреләчәк. Барлык катнашучылар да сувенир продукциясе белән бүләкләнәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 3-56-05.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев