Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны урманга керүдән тыелып торырга чакыралар

Бу — янгын куркынычсызлыгы белән бәйле. 

9 августтан 21 көнгә, халыкка да, транспорт чараларына да, урманнарга керү тыела. 

Бу, урманнарда янгын куркынычсызлыгы югары булганга, ТР Министрлар кабинетының Татарстан Республикасында 2022 елның 8 августыннан кабул ителгән Карары белән бәйле. 

Чикләүләр республиканың урман фондында урнашкан урманнарга кагыла. 
ТР урман өлкәсе белгечләре тарафыннан тиешле чикләүләр кертелү, аның вакыты һәм урман юлын шлагбаум белән ябу турында кисәтү язулары урнаштыру буенча эш башкарылган. 

Урманлы урыннарда патруль көчәйтелгән. Ял көннәрендә урманнарга күпләп кеше йөри торган урыннарда вакытлыча пост куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X