Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны язгы ярминкәләргә чакыралар

Биредә ит, сөт, йомырка, яшелчә, бал кебек фермер продуктлары һәм кул эшләнмәләре сатып алырга мөмкин булачак.

Алабугада 6 февральдән язгы халык ярминкәләре эшли башлаячак. Ярминкәләрне шәһәрнең ике мәйданчыгында үткәрү күздә тотыла. Шимбә көннәрендә — «Мираж» сәүдә үзәге каршында, якшәмбе көннәрендә — Ленин мәйданында. Ярминкә сәгать 9.00дән 15.00гә кадәр эшли. Алабугалылар ит, сөт, йомырка, яшелчә, бал кебек фермер продуктлары һәм кул эшләнмәләре сатып ала алачак. Оештыручылар азык-төлек һәм башка товаларның киң ассортиментын вәгъдә итә. Ярминкәдә Алабуганың авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләр һәм үзмәшгульләр катнаша. Әлеге категория гражданнар, эшмәкәрләр сыйфатында ярминкәдә катнашу өчен, 3-83-81 телефоны буенча гариза бирә ала
Язгы ярминкәләр шәһәр җитәкчелеге һәм крестьян (фермерлык) хуҗалыклары инициативасы буенча үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев