Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Аның алиментлар буенча бурычы 184 мең 583 сум тәшкил итә.

Алабуга шәһәр прокуратурасы тарафыннан моңа кадәр хөкем ителгәне булмаган 37 яшьлек алабугалыга карата Россия Федерациясе ҖКның 157 маддә 1 өлешендә каралган җинаять буенча дәүләт гаепләве хупланган.
Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Семен Гришин хәбәр итүенчә, суд карары нигезендә балигъ булмаган ике балага ай саен алимент акчасы түләргә тиешле ир-атның, алимент түләүдән баш тарткан өчен административ җаваплыкка тартылган килеш, даими кереме һәм түләү мөмкинлеге булып та, 2020 елның 22 ноябреннән 2021 елның 17 гыйнварына кадәр, нигезле сәбәпләрсез, алимент түләмәве һәм матди ярдәм күрсәтмәве ачыкланган. 
Нәтиҗәдә, аның алиментлар буенча бурычы 184 мең 583 сум тәшкил итә.
Хөкем ителүче җинаять кылуда гаебен тулысынча таныган, гамәленә үкенә. Аңа 5 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелгән, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак. 
Әлегә хөкем карары закон көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев