Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 12нче микрорайондагы юллар киселешендә светофор өч көн эшләмәячәк

Алабуганың ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерә.

Бүген иртәдән бирле Тынычлык проспекты һәм Таҗи Гыйззәт урамы, Тынычлык проспекты һәм Чапаев урамы киселешендә светофорлар эшләми. 

Алабуганың ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, светофор объектлары 20 майдан 23 майга кадәр 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләмәячәк. Сүндерүнең сәбәбе һава линияләрен капиталь ремонтлау белән бәйле. 

"Светофор объектлары вакытлыча эшләмәгәнлектән, машина йөртүчеләр өстенлекле булган юл билгеләренә, алар булмаганда — юл тамгасына карап хәрәкәт итәргә тиеш. Әлеге урамнар буенча хәрәкәт иткәндә икенче дәрәҗәдә хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә (Т.Гыйззәт һәм Чапаев ур.) Тынычлык проспекты буенча хәрәкәт итүче транспортка юл бирергә кирәк. Шулай ук исегезгә төшерәбез, транспорт чарасын йөртүче, җәяүлеләр кичү юлына якынлашканда, юл аркылы чыга торган яки юл аша чыгарга теләп, машина йөрү өлешенә кергән җәяүлеләргә юл бирергә тиеш. Юлларда игътибарлы булыгыз!",- дип хәбәр иттеләр Алабуга ЮХИДИ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев