Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 134 гаиләсе беренче бала өчен түләү алды

"Демография" Милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында "Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме" федераль проекты гамәлгә ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, беренче бала туган гаиләләргә айлык түләүләр турындагы закон илдә 2018 елдан бирле эшли башлады. Шул ук вакытта гаиләнең һәр әгъзасына керем яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан да артмаска тиеш. 2019 елда Татарстанда бу сумма 8896 сум тәшкил иткән. Хәзер түләү җан башына уртача керем яшәү минимумыннан 2 тапкыр артмаган гаиләләргә биреләчәк һәм балага 3 яшь тулганчы түләнәчәк”, – дип хәбәр итте социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохорова. Быел бу түләү җан башына уртача керем 20 170 сумнан да артмаган кешеләргә 9373 сум тәшкил итәчәк (өч кешелек гаиләгә 60 610 сум). Бу елның гыйнвар аенда әлеге түләү 70 гаиләгә яңадан кайтарылган, 39ына аны беренче тапкыр билгеләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев