Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 34нче “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү бүлегенә эскурсиягә барды

“Салават күпере ” балалар бакчасының 8нче зурлар төркеме балалары ПСЧ - 75 янгын сүндерү бүлегендә булды.

Экскурсия кызыклы да, күп нәрсәләргә өйрәтү чарасы да булды. Берничә дәрәҗә су басымы белән сиптерә торган рукавлары булган махсус машиналар, шлемнар, төтеннән саклану маскалары, ут ялкыны үтеп керми торган униформа, мигалка һәм сигнализацияле тау кадәр машиналарга утырып карау - һәммәсе дә искиткеч иде. Үз күзләрең белән күрү бөтенләй башкача кабул ителә: бала күңеленә һәм хәтеренә озакка уелып кала. Тәрбияче буларак, балаларны кыюлык, ихтыяр көче, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучанлык таләп итә торган һөнәр ияләре белән якыннан таныштыруның иң уңышлы чаралардан берсе булуына тагын бер инандым. Бигрәк тә, үз һөнәрләренең остасы, кыю, шул ук вакытта балаларга карата йомшак күңелле, аңлаешлы итеп сөйләп күрсәтүче, очыртып кына көчле куллары белән зур машинага утыртып караучы - Андрей Степановка һәм коллегаларына зур рәхмәт.

Куркынычсызлык сагында мондый кыю кешеләр барында күңелебез тыныч. Балалар, экскурсия ахырында: “Үскәч кайсыгыз безгә эшкә килә?” - дигән сорауга, бертавыштан “Мин!” - дип җавап бирде.

Зәрия ҖИҺАНГИРОВА, 34нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев