Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 4 микрорайонында кайнар су 11 июньдә бирелә башлый

Мондый мәгълүматны торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаментында бирделәр.

Алабуганың 4 микрорайонында кайнар су 11 июньдә бирелә башлый. Бу хакта ТКХ һәм төзелеш департаментында хәбәр иттеләр. Биредә Таҗи Гыйззәт урамында урнашкан җылылык челтәре участогында җитди ремонт эшләре алып бару сәбәпле кайнар су юк. 

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның декабрендә җылылык белән тәэмин итү челтәрләрендә җитди авария булды, шуның аркасында әлеге участокны яңарту турында карар кабул ителде.

Калган районнарда кайнар су бар. Әмма, ТКХ хезмәте, авария аркасында, кайнар су белән тәэмин итүне кыска вакытка туктатып тору мөмкин, дип кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев