Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың алты тукталышында видеокүзәтү камерасы куелачак

Эшләрне «Таттелеком» компаниясе башкара.

«Таттелеком» компаниясе GPON челтәрен төзүне тормышка ашырып, Мәскәү урамы һәм Нефтьчеләр проспектында чыбык канауларын сала һәм абонентларны күчерә.

— Төзелештән соң, 22 агач элемтә баганасы һәм бакыр чыбыклар бетереләчәк. Абонентларны яңа технологиягә күчерү урамнарны сизелерлек үзгәртәчәк, элемтә хезмәтләренең сыйфаты яхшырачак. Шул рәвешле, хосусый сектор Интернетка җир астыннан тоташтырылачак. Яңа ысуллар комплекслы тарифны — Интернет һәм телевидениене күздә тота, — дип сөйләде «Таттелеком» ААҖ Яр Чаллы идарәсенең Алабуга районара бүлеге башлыгы Айдар Фатыйхов.

Мисалга, Мәскәү урамы, 14, 16, 18, 20, 20а адреслары буенча 4 элемтә баганасы сүтелгән, асылынып торган элемтә чыбыклары алынган.

Сентябрьдә бу эш тәмамланачак, абонентларны августтан ук күчерә башлаячаклар. Хәзер 100 кешедән артык абонент гамәлдә, яңа ысуллар бәрабәренә, киләчәктә аларның саны артачак.

Моннан тыш, «Таттелеком» компаниясе тукталыш урыннарында видеокүзәтү камералары урнаштыру белән шөгыльләнә. Камералар шәһәрнең алты тукталыш павильонында (Тынычлык проспектында («Иллюзион» кинотеатры), Төзүчеләр урамында (НГДУ), Максим Горький урамында (чат), Төзүчеләр урамы 8, 17 (3нче мәктәп), Тынычлык проспекты, 47/16) куелачак.

Тукталышларда видеокүзәтү урнаштыру тәртипсезлек очраклары белән көрәшергә булышыр, җәмәгать транспортының йөрүен карап торырга мөмкинлек булыр дигән өмет бар. Камералар 15 июльгә куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев